2 булеге.

 

          Эчтәлеге.:

 

32.  Җилкәнче мәхаббәте

33. Көтәм матур язларны.

34. Бер малайның историясы.

35.  Гомер.Язмыш.Ахирәт.

36.Безнең төшләр.

37. Тырнаклар кисү тәртибе.

38 Фотографиялар. Истәлек. Кабер өсте.

39. Кем нәрсә тели.

40. Килсен иде гел шатлыклар. (от 1 июня)

41. Изге урыныбыз. (от 1 июня)

42. Рухың шат булсын.

43. Җылы яктан кошлар кайтты. ( от 16 июня)

44. Барда Ходай тарафыннан.( от 11 сентября 2009г).

 

 

№32. Җилкәнчеләр мәхаббәтен үзләре генә тулы итеп белә. Аларда бигрәктә көчле тойгылар.

 

Җилкәнче мәхаббәте.

 

Жилкәнем юнәлде туган якка,

Кайтам иркәм сине сагынып,

Синең рәсемең дулкыннар өстендә,

Йөзәм сиңа чиксез ашыгып.

 

Минем юлларымда маяк булсын

Синең күзләреңнең яктысы.

Беләм яр буенда көтеп тора

Сүнмәс учагыңның җылысы.

 

Миңа каршы сугыла дулкыннар,

Ачы җилләр сызылып исәләр,

Очкан кошлар миңа юл күрсәтеп,

Туган якка мине дәшәләр.

 

Диңгез өсләрендә ак томаннар,

Бәрелә йөземә салкын тамчылар.

Каянда юк хәзер миңа ярдәм,

Тик ярдәмче күктә -йолдызлар.

 

Көн-төн йөзәм шундый сынауларда,

Бик ерактыр кайтыр юлларым.

Нинди генә булса да  киртәләр,

Кайтып күрермен, күз нурым.

 

Басылсада диңгездә дулкыннар,

Тик басылмый алар күңелдә.

Озын әлдә алда барыр юлым,

Мине сагнып, тик син өзелмә.

М.Максут. 4 января 2009г.

 

№33. Тышта кыш булса да, күңел көтә язларны.

 

Көтәм матур язларны.

Салкын кышлар үткәч, язлар килә,

Бар җылысын бирә  ул күңелгә.

Табигать тә уяна йокысыннан,

Карлар эреп ага диңгезгә .

 

Кар сулары чиста, көмеш кебек,

Кояш нурында ялтырап агалар.

Ник шул чаклар китерә  шатлык,

Бар җирдәдә була парлылар.

 

Кугәрченнәр парлы булып,

Горурланып  оя төзиләр.

Бергә булуларына шатланалар,

Сөенешеп бергә  гөрлиләр.

 

Саф хавада уйный- уйный

Оча парлы ак күбәләкләр,

Чәчәкләргә кунып, иркәләшәләр,

Бер берсенә  теләп,  теләкләр.

 

Чәчәкләр дә  яба болын өстен,

Сибә  аларга кояш нурларын.

Җылы янгыр ява парлы чәчәкләргә,

Озынайтып тормыш юлларын.

 

Язлар җиткәч, кешелек дөньясы да

Көч-дәрт алып чиксез шатлана.

Һәрбер aдәм уйларына чумып,

Табигатькә  карап, никтер соклана.

 

Кемдер булма кели күгәрчен,

Берәүләре булыр иде күбәләк,

Кемдер булыр иде язгы ташкыннар,

Яисә болыннарда үскән гөл чәчәк.

 

Күңелләрем hәрчак көтә  язларны,

Сокланып туймыйм аның матурлыгына.

Шунда гына ошанам чын күңелдән,

Бу дөньяда матурлык барлыгына.

 

6 января 2009г.

 

№41. Бер тапкыры хатыным белән магазин АШАНга бардык. Ул китте продукталар артыннан, ә мин машинада калдым. Вакытымны юкка югалтмастан, ул чыккыйнча  бер шигырь язып куйдым. Языла специальнобезнеңцә.

 

Бер малайның историясы.

 

Хатыным керде магазинга

Продукталар алырга,

Машинада ялгыз калдым,

Керештем шигырь язырга.

 

Исемә төште бер история,

Сезгә дә хәзер тапшырам.

Укырга интересно булсын өчен

Мин аны рәтләргә салам.

 

Бер тапкыры җәйге көнне

Урам юллары төзәтәбез,

Битләребездән тирләр ага

Щебёнка кучасы сибәбез.

 

Бер иномарка узып китте,

Көрәкләребезнең өстеннән,

Тукталып исәннәшү урнына,

“Кул бәрде” тәрәзеннән.

 

Күтәрелде тузан артыннан,

Растерять ителеп калдым.

Чу, әлдә! сине күрермен-

Номерын исемә салдым.

 

Көннәрнең бер көнендә

Нәк алныма килеп чыкты.

Исәнме, абый,- диеп салды да,

Кызлар янына ашыкты.

 

Чу, балам, бире кил!

Нәрсә абый, ни болды?

Машина йөретүеңә карап,

Күңелләрем бозылды.

 

Ник син йөремисен

Нормалный гына сакланып?

Юл тулы кечерәк балалар,

Узарсың ошибка бастырып.

 

Юк, мин бит уже мастер,

Беренче ел түгел рульда,

Ракета кебек тиз очамын,

Кеше булмаган юлда.

 

Мин сиңа киңәш бирәмен,

Син шуны аңламыйсын.

Нигә син мондый гордый?

Дөньяны эшкә куймыйсын.

 

Ярый, ярый, абый, я понял,

Йөрермен салмагырак,

Нервалар бит непорядок,

Характер да бозыграк.

 

Дөньяны эшкә куймасаң-

Ул да бит сине куймас,

Ата-анаң синең кайгыңнан

 Бердә араланып чыкмас.

 

Аңыштыңмы, балам? -дип сорадым,

Аңыштым,  -дип  ул әйтте.

Безнең шушы очрашканнан соң

Бер-ике көн  вакыт үтте.

 

Утырып торам кичке урамда,

Ерактан килә машина,

Номерлар миңа знакомый,

Но крылода зур мятина.

 

Ни күрим күзем белән,

Крылоны бәрдергән,

Кредитка алган дҗипның

Бөтенләй төсе киткән.

 

Яхшысынмады узып китәргә,

Яныма ул туктады.

Бу юлы кызлар ягына

Борылып та бакмады.

 

Ничегерәк булды?- дидем,

Хәлләрен мин сорашып.

Серен бирмичә сөйләшәдер,

Сиздермичә -тырышып.

 

Анякаян бер пацан

Очып чыкты велосипедтан,

Бәрелмим диеп анарга-

Бәрелдем баганага.

 

Вот әле нишләргә?

Ә скоро миңа китәргә.

Акча да юк кесәдә,

Ә кирәк крылоны эшләтергә.

 

Положениесына мин керәмен,

Күзләр минем крылода.

Ничек башлыйм разговорны,

Миндә авыр ситуацияда.

 

Без барыбызда водительлар,

Барабызда Алла кулында.

Була торган хәлләр ,абый,

Болар барда юрында.

 

Ничек  юрында, ничек юрында?.

Эшләрең бит  катлаулы.

Да, абый, эшләр неважный,

Көннәрем бит санаулы.

 

Слушай, без төнә каберлар чистарттык,

Что-то сине күрмәдем.

Да, абый, извини, конечно,

Мин бит аны белмәдем.

 

Клуб алнын чистартканда да

Анда син  бит юк идең?.

Әәәәә, ул көнне мин, абый,

Пляжда зогарать ителдем.

 

Эшең яхшы, ян тартасын,

Внимания бирмисен бернигә,

Совесть кирәк иметь  итәргә,

Башыңны куйма тилегә.

 

Ну, ярый, әле алар не главный инде,

Кирәкмидер ул тема.

Менә монда крыло зиянны,

Вот в чём проблема.

 

Бераз шулай суйләшкәчтен

Икебездә уфландык.

Малай вроде усал да түгел,

Шулай икәү дусландык.

 

Бирдем үзенә телефон номеры,

Җибәрдем аны Сергачка,

Машинасын калдырган ремонтта,

Алып килгән бер тачка.(такси)

 

Кичен тагын үзен күрдем,

Яшьтеләр,- ди , иртәгә.

Ярый эшләп өлгерсәләр,

Вакыт кысты китәргә.

 

Әти генә инде белмәсен,

Хәзер тагын сүгенә.

Хотя машина минем артта,

Бакмыйм аның сүзенә.

 

Ярый, переживать итмә,

Барысыда төзәтелер.

Ә баланы бастырган булсаң?

Шулай йөрүеңне бетер!

 

Абый, сез икән юллар эшлисез,

Миндә мең сум кушылам.

Үзем щебёнка сибәлмәдем,

Хочешь? ....Тагын арттырам.

 

Я,улым, җитәр инде,

Тик йөремә син мактанып.

Тиха гына рульда йөресәң,

Кызларда карар сокланып.

 

Бу шигырым юкка язылмый,

Аның бар бит мәгьнәсе:

 

 Руль артына утырдың икән,

Йөре син сак булып,

Йөремә юкны-барны,

Урам тузаны туздырып.

 

Дөньяны эшкә куймасаң,

Улда сине бит куймас.

Синең шулай итенүеңә

Алла тагалә чыдамас”.

 

 

Бу малайның исемендә

Үзем генә беләмен.

Кем ?- диеп сорасагыз да,

Сүз бирдем мин - әйтмимен.

 

Бу историяны язар өчен

Шигырь итеп аны яздым.

Шул рәтләрне яза-яза

Дөнья рәхәте алдым.

 

М.Максут. 30 январь 2009г.

 

 

№42. Минем возраста кем нәрсә уйлый.

 

 Гомер.Язмыш.Ахирәт.

 

Никтер гомер үтеп барышын

Тиңлиләр бит аккан суларга,

Шул сүзләрнең эчтәлеген уйлап,

Чумам   тирән уйларга.

 

Тик елгаларда аккан сулар

Мәңге шулай агып торырлар,

Безнең гомерләребез беткәч,

Эзләребез генә инде  калырлар.

 

Гомерләребез  безнең  үтә төрлечә,

Барыбызда  да төрле язмышлар,

Кемне ташлый уңга, кемне-сулга,

Ә минем язмышым -бормалы юллар.

 

Булган авырлыкларга бирешмичә,

Бәхетемне туктамый эзләдем,

Адым саен якынайгач аңа,

Шатлыгымнан тамды яшьләрем.

 

Җиттем хәзер урта яшьләргә,

Ниләр булыр алдагы көннәрдә?

Күңелем һаман шатлык көтә,

Айны көткән кебек караңгы төннәрдә.

 

Юк булдылар кайбер иптәшләрем,

Кайбер туганнарым юклар янымда.

Мине сөйгән газиз әткәемдә

Ятып туйды кабер  йортында.

 

Бу дөньяда мәңге яшәп булмас инде,

 Соңгы көнебез килеп җитәчәк.

Ак дөньяда яшәү катлаулы булсада,

Ахирәттә Ходай нәрсә бирәчәк?.

 

Картлык килгәч адәм уйлый,

Күпме аның сәвап һәм гөнаһлары,

Җәннәтләргә керәчәген белми яши,

Булсада аның ураза һәм намазлары.

 

Дөресме безне Ходай сынап җибәргән

Чиксез булган тормыш бакчасына?

Алтын, көмеш, зур байлыклар бирә

Туенмаган  адәмнең кулына.

 

Ничек кенә яшәсәк тә байлык табып,

Алар барда җирдә калалар.

Ярлы белән байның кабере тигез булыр,

Тик төрле булыр- сәвап һәм гөнаһлар.

 

Ак дөньяда күпме яшәсәктә,

Барыбер барабыз Ходайның кулына.

Дөрес эшләребез, якты йөзләребез белән

Барасы иде аның хозурына.

 

(12.02.2009ел. М. Максут).

 

 

43. Бабаларыбыз арасында иң таралган төш юрау китабы- “ Йосыф пәйгамбәр галәйһиссәламнең  китабы”. Аны укыгыч, мин кыска гына шигырь яздым.

 

 Безнең төшләр.

 

Күрегез сез төшләрегездә

Айны яисә Кояшны,

 Аларны күргәч, рәхмәт әйтеп,

Олылагыз Ходайны.

 

Эчтәлеген юрап бирәм,

Аның шул бит мәгънәсе:

Ходай аңа теләгәнен бирер, 

Булыр ул сөекле бәндәсе.

 

Хадҗга барган сәвап бирер,

Кәгъбәне күргән булыр.

Бу дөньяда бер туктамый

Сәваплар алып торыр.

 

Хөрмәтле дә ул булыр,

 Байлыкка да  тиенер.

Ходай аңа бала бирер,

Шул баладан сөенер.

 

Яшәр бала якты дөньяда,

Алланы хуплап торыр.

Туганнарына, дусларына

Хөрмәт иясе булыр.

 

Күрсәгез азан, дога укыганны-

Төшне шат итеп алыгыз.

Ислам дине күәтле булыр,

Бердә куркып тормагыз.

 

Кеше үзенең намаз укыганынкүрсә,

Ул зур дәрәҗәләргә ирешер.

Булган теләкләре үтәлер,

Барлык авырлыклар чишелер.

 

Кем төшендә икмәккүрсә,

Сөенече зур булыр.

Котылыр бар газаплардан,

Тыныч яшәр, имин торыр.

 

Сыер күрсә - шатлансын,

Килер аңа зур ярдәм.

 Барча булган дусларына

Ул булып торыр күркәм.

 

Шулай ук күрергә язсын

Яшел яфрак, җимешләр.

Кадер, хөрмәт һәм байлыкта

Ул адәмнәр  яшәрләр.

 

Әгәр күрсә ул кошларны,

Алар белән сөйләшсә,

Көтелмәгән  байлык килер,

Бик баерга теләсә.

 

Төшләрендә  алтын күрсә,

Ул алтын  -  акча булса,

Ул адәмгә юклык килер,

Сәдака бирми калса.

 

Алтын-көмеш иңсә иңсен,

Тик матур йөзек булып.
Булыр ул мал тотучы,

Байлыгы торыр тулып.

 

Төшләреңдә көтүче булсаң,

Борчылма, булмас ул кимчелек,

Чөнки ул адәм дөньялыкта

Күреп торыр изгелек.

 

Берәү үлекнең ашаганын күрсә,

Күргән кеше изге булыр.

Үлек елаганын күрсә-

Ул үлек имансыз булыр.

 

Ул үлекнең исеменә

Хаер бирергә кирәк,

Туктамыйча Корьән укырга,

Шул булыр аңа терәк.

 

Юынсаң син төшләреңдә

Чиста көмеш суларда,

Киләчәк кайгыдан котылырсын,

Шатлык көтәр бу айда.

 

 Сөйләп уздым сезгә

Төшләрнең күренеклеләрен,

Теләсәгез дәвам итәм,

Сөйлимен кечеләрен.

 

Ә хәзер турылыклы булып,

Тапшырам әтиемнең төшен.

Мин гонаһтан куркучыдыр,

Дөрес минем һәр сүзем.

 

Өч ел үлем алныннан

Анарга иңгән шул төш.

Ай өстендә хезмәт урны,

Җиргә карап тора имеш.

 

Ай өстендә өстәл куйган,

Зур түндәге янында.

Түндәгенә ул утырган,

Кәгазь, каләм кулында.

 

Күренеп торган биеклектән

Җирдәге булган хәлләр.
Җиргәдә хатлар җибәргән,

Аннан да алган хәбәрләр.

 

Шул төшен безгә сөйләгәч,

Ул китаплар актарды.

Төш юрау китабы тапкач,

Бөтенләй ул шатланды.

 

Юрап бирде миңа төшен,

Миңа да ул кагылды.

Кыйблага карап рәхмәтләр

Ходаебызга укыды.

 

Рехмет Сиңа, Ходаем,

Шундый Син бала бирдең.

Мин әле үлә калсам да,

Хәбәреңне ишеттем.

 

Әтием төшен онытмыйча,

Яшим мин хәзер дөньяда,

Гади булып калыйм иде,

Бөтен күңелем Ходайда.

 

Ә үземнең төшемне сөйләргә

Вакыты әле җитмәгән.

Гонаһтан да бик куркамын,

Гомерем дә әлдә үтмәгән.

 

Шул ике төш гомеремдә

Зур юллар миңа ачтылар,

Ошанамын мин аларга,

Алар көч биреп торалар.

 

Ошанырга- ошанмаска,

Сез узегез уйлагыз.

Нинди генә төш булса да,

 “Яхшылыкка ” дип юрагыз.

 

Күрик без Кояш, Айны,

Керсен алар төшләргә.

Язсын иде барыбызга да

Матур төшләр күрергә.

 

(М.Максут. 23.02.2009ел)

 

 

44. Тырнакны дөрес итеп кисү шулай ук сәвап. Ислам өйрәтүләре буенча бисмилла әйтеп киселгән чәч-тырнаклар теге дөньяда гөлгә әйләнеп, сине каршыларлар диелгән. Шунлыктан әби-бабаларыбыз элек тә, тырнакларын кисеп ташлаганда :

 

Бисмиллаһи анык бул,

Сораганда танык бул!

Яки

Дөньялыкта көл бул,

Ахирәттә гөл бул!-

Дигән сүзләрне әйткәннәр.

 

 

Тырнак кисү тәртибе.

 

Тырнакларны кисеп ташлыйбыз,

Озак уйлап тормыйбыз.

Ә бит аның тәртибе бар,

Гонаһтан да курыкмыйбыз.

 

Баш көн тырнак кисә калсаң,

Зехметләрсез булырсын.

Атнарас көнне киссәң,

Нык саулык син табарсын.

 

Җома көнне кисә калсаң,

Рәхмәтле син булырсын.

Гөнаһларың юкка чыгыр,

Гонаһсыз син калырсын.

 

Базар көнне тырнак киссәң,

Байлыгың юкка чыгар.

Дәрвешлек тә сиңа килер,

Килеп торыр кайгылар.

 

Бош көнне шул эш эшләнсә,

Сиңа тагын чир килер.

Чәршәмбе көне туры килсә,

Куркыныч сине селкетер.

 

Кочатна көнне дә тыен,

Тотынма син качыга.
Ходай каршында бурычлы булырсын,

Моктанырсын тамчы суга.

 

Белмим мин күп нәрсәләрне,

Тик Ходай барсында белүче.

Булган ялгышларны төзәтик иде,

Ходай бит барсында күрүче.

 

24.02.2009ел. М.Максут.

 

Тырнаклар кисәргә ярый суббота, понедельник, пятница до и после намаза.

 

№45.  Күп фотографиялар карарга туры килде. Үзебездәгеләрне, дуслардагыларны. Саклый алмыйбыз без аларны яхшы итеп. Ә алар зур истәлек. Зур рәхмәт Хасянова Наилә апага( Ярулла аскай), Шазамов Шахметка( Шамил абый), Рамазанов Камилга(Хусяин абый), Аллямова Раиса Апага( укутучы), Давыдов Артурга, Хасянов Илдарга(Хайрулла абый) һ.б. сайтыбызга фотографиялар биргән өчен.

 

Фотографиялар. Истәлек. Кабер өсте.

 

Барлык булган фотографияларымны

Тезеп куйдым Альбомга.

Елын –елга, асларына язып,

Сагынганда  карарга.

 

Алып карыйм шуларның берсен,-

Әти-әниемнең яшь чагын.

Вафат булган күреш, дусларым

Килеп басалар алдыма тагын.

 

Сездәме , дуслар, шулай җыйдыгыз,

Әллә аларның өстендә рәт тузан?

Ник сез аларны сакламыйсыз?

Берәре бит  инде аларның ертылган.

 

Фотография  бит түгел кәгазь,

Зур истәлек диеп санала.

Еллар үтәр, без булмагач,

Аны алып карар бер бала.

 

Үз күзем белән күрдем,

Ничек саклыйсыз сез аларны.

Рәнҗемәгез шулай әйткәнемә,

Сез таптыйсыз безнең тарихны.

 

Шулай булгач, сез таптыйсыз

Якты булган мәңгелек истәлекне.

Алар аша сез саклагыз иде

Гаиләдә булган бердәмлекне.

 

Шулай ук карап чыктым

Авылдашларның каберләрен.

Араларында күп матурлар,

Багышладым корьән сүрәсен.

 

Барыгыздамы матур итеп

Җыйдыгыз аларның каберләрен?

Әллә сез мөшакатьле булып,

Оныттыгыз әйткән сүзләрен?

 

Тамаклар тук, өстебез бөтен,

Һәрвакытмы  шулай булачак?

Үлем җиткәч, әйтер иде:

“ Булмасын каберем пычырак”.

 

Яшәмәгез бу дөньяда

Тик бүгенге көн белән.

Чистартыгыз каберләрне,

Эчендә үсмәсен чүп үлән.

 

Мин ошанам, сезгә ошанам,

Ошанган кебек үз-үземә.

Мине хуплап, кушылыгыз

Чын күңелдән әйткән сүземә.

 

(М.Масут. 05.04.2009ел.)

 

№46.Бу дөньяда барыбызда нидер көтәбез.

 

Кем нәрсә тели.

 

Ана карынында яткан бала

Тизрәк туар иде дөньяга.

Тугач, бездән ярдәм сорап,

Тотына  кычкырып еларга.

 

Бер айлык нәни бала

Тели һәрвакыт коры булырга.

Ашыйсы килсә, хәбәр бирә,
Тырыша ул тукланырга.

 

Бер яшендәге бала да

Төшмәс иде әнисе кулларыннан.

Вакыты җиткәч, атлап китәр иде,

Үз теләге булган юлыннан.

 

Сабый бала һәрчак көтә

Сыйпаганны аның башыннан.

Әнисеннән алда йөгерер иде,

Ә әнисе карасын иде артыннан.

 

Үсмер бала бер туктамый

Чабар иде иркен урамга.

Батырлыгын күрсәтер иде,

Барлык булган якын дусларга.

 

Ир кеше тели бу дөньяда

Гаиләсен тукландырырга.

Җыя ризык, балалары өчен

Хатыны белән керәләр утларга.

 

Карт адәмгә нәрсә кирәк икән?

Мин язган идем ул турыда.

Хөрмәт көтә иртә-кич ул,

Балалары янында булганда.

 

Мәет тә бит бездән көтә

Берәр булган Корән сүрәсен.

Тагын ниләр көтә икән?

Шуны тирәнерәк иде  беләсе.

 

(М.Максут. 05.04.2009ел.)

 

 

№47.

Килсен иде гел шатлыклар.

 

Еллар үтә. Адәм нидер көтә,

Ниндидер бер шатлык килгәнен.
Бераз үткәч, шатлык килеп китә,

Шанландырып аның күңелен.

 

Кайгыны бит кайсыбызда көтми,

Белмибез аның кайдан килгәнен,

Адәм күңелендә яра калдыра ул,

Әрнетеп уза аның йөрәген.

 

Гомерләребез безнең  кыска бит,

Төрлечә язылган безнең язмышлар.

Әллә  тугач, алдан язылганмы

Гомердәге булачак шатлык, кайгылар?

 

Кайсыбыз да әйтә алмый :

“ Мин тырыш, кайгы миңа тимәс”,

Маңгайга язылганнар барда килер,

Язылмаганары- берсе дә килмәс.

 

Кайгы килеп, сындырмасын күңелләрне,

Өзмәсен иде ул йөрәкләрне.

Ходаебыз да йомшак карашлы булып,

Бирсен безгә тынычлы көннәрне.

 

(М. Максут. 29.05.2009г)

 

 

№48.

Изге урыныбыз.

Туган якта күп  матурлыклар:

Урманнар һәм болыннар,

Зур урамым, тыгырыклар,

Һәрчак көтеп алганнар.

 

Ерак түгел шул җирләрдән

Каберлекләр безнең җәелгән.

Иксез-чиксез, бик күп анда

Авылдашлар күмелгән.

 

Кайткан саен авылыма

Тарта мине шул җиргә.

Минем өчен изге урын-

Киләм бурычымны үтәргә.

 

Бисмилляхи диеп әйтәм дә,

Мин каберлекләргә керәм.

Туганнарның, дус-ишләрнең

Кабер йортларын күрәм.

 

Элек узам әтиемә,

Аннан барам әбиемә.
Вафат булган туганнарга

Багышлыйм берәр сүрә.

 

Йөреп китәм карый-карый,

Бер кабердән-икенчегә,

Таныш исем, фамилиялар-

Күп авылдашлар бу җирдә.

 

Күзем төште шуларның берсенә:

Кабере җыйган, бизәгән.

Әйтерсен бу изге мәеткә

Ходайдан нур бирелгән.

 

Баш очында тамгасы бар,

Тартып тора үзенә.

Кабер ташында рәсеме бар,

Карап тора күземә.

 

Ничек узып барыйм яктан

Укымыйча бер сүрә?

Шул сүрәнең ярты сәвабын

Ходаем миңа бирә.

 

Тыныч ят син, авылдашым,

Нурлы, иманлы кабереңдә,

Җәннәтләрен Ходай бирсен,

Ә мин саклармын күңелемдә.

 

Тирә якта бигрәк тынычлык,

Тик матур сайрый кошлар.
Тула күңел, яшьләнә күзләр,

Фикердә күп төрле уйлар.

 

Күңелем белән билгеләп куям

Үзем ятачак урынны.

Мәңгелеккә килеп ятармын,

Тик белмимен вакытымны.

 

Мин яткан кабер өсте дә

Һәрвакыт җыелган булсын.

Аның яшел агачында

Кошлар да сайрап торсын.

 

Да,...һәр адәм дә үлем алныннан

Әйтеп калдыра соңгы сүзен,

Алып китми бу дөньядан,

Ачыклый ул бар серен.

 

Аннан тагын әйтер иде

Каратып күзләренә:

“Минем исемемне онытмагыз,

Килегез каберемә”.

 

(М. Максут. 01.06.2009г

 

 

№49. Жафярова Алия  апаның вафат булган  туганы  Фейзрахманов Мясум абыйга карата багышлап язган бәете Туган як” газетасыннан.

 

Рухың шат булсын.

( Сөекле туганым Фейзрахманов Мәсумга багышлыйм)

 

Җомга көн 12 сәгаттә

Телефон шалтырады.

Мясум вафат булды дигәч

Йөрәгем калтырады.

 

Яшәргә тиеш идең син

Нигә соң иртә киттең?

Туганнар, балаларыңны

Зур кайгыларга күмдең.

 

Туганым, дөньяда чакны

Бигрәк шат, юмарт идең,

Туганнарга, дусларга син

Ярдәмче була белдең.

 

Туйганчы серләшә идек,

Өстәл артына утырып.

Хәзер кабереңә карыйм,

Күзләремне тутырып.

 

Җылы яктан кошлар кайтты

Карлар эреп беттеләр

Утырткан алмагачларың

Өзелеп сине көттеләр.

 

Үткән ел кайттың авылга

Машинага утырып

Киткәндә озатып калдым

Күзләремне тутырып.

 

Синең баскан эзләреңне

Елый-елый эзлимен

Алла биреп кайтырсың дип

Өметемне өзмимен.

 

Хәер бирәм, дисбе тартам

Атна көн кичләрендә

Җәннәт кебек нур балкысын

Каберең  эчләрендә.

 

Сиңа язган бәет сүзем

Дога булып барсын кабереңә

Бу дөньяда артык күршалмабыз

Хуш, бәхил бул,Мәсумым, мәңгегә.

 

6 июнь 2008ел.

 

 

 

№50. Бер ел үткәч.

 

 

Җылы яктан кошлар кайтты.

(Фейзрахманов Мясумга багышлап, сестрасы Җафярова Алия ападан.)

 

Көтмәгәндә яшен сукты кебек,

Ямьсез авыру килде үзеңә.
Күпме генә тырышып карасаң да

Терелмәдең,киттең мәңгегә.

 

Җылы яктан тагын кошлар кайтты,

Син кайтмыйсың өзелеп көтсәк тә,

Елың җитте, бигрәк сагынабыз,

Җаның күчсен инде җәннәткә.

 

Тусаң да син салкын кыш аенда,

Җылы бөркеп тордың безләргә.

Язлар җиткәч бу дөньядан киттең,

Зур кайгылар салып безләргә.

 

Гел хәтердә бергә үскән чаклар,

Иң кадерле туганыбыз син.

Син булмауга ышана алмыйбыз,

Әйтерсен лә һаман юлда син.

 

Кая барсам, ниләр эшләсәм дә,

Йөрәгем турендә торасын.

Сине көтеп айлар, еллар үтә,

Һич төзәлми йөрәк ярасы.

 

Туганкаем, син бит миңа

Иң якынның якыны идең.

Күңелем ярсыган чакта

Җылы сүз таба идең.

 

Алмагачлар сине көтеп

Башларын түбән игән.

Туып-үскән йортның яме

Тик Мясумым булган икән.

 

Һәр көн зиратларга менәм,

Ишетергә телим сүзеңне.

Дога кылам якты рухыңа синең,

Тик күрәлмим генә үзеңне.

 

Кайтырмын диеп юлга чыктың,

Кайталмадың, күпме көтсәк тә.

Ятыр туфрагың җиңел булсын,

Ходай урын бирсен җәннәттә.

(Жафярова Алия).

 

 

№51.  Счастливые, наверное,  также те, у которых  кроме сна, хлеба насущного, каждодневной работы, есть время думать, размышлять о таких вопросах, как  Создание Вселенной, планет, человечества, и о взаимосвязи между ними.

 

Барда Ходай тарафыннан.

 

Ашау-эчү, хезмәт кенә түгел,

Төрле уйлар килә күңелгә.

Нәрсә соң бу, Безнең Дөнья икән,

Ничек яратылган һәм нигә?

 

Беләсе иде, нинди вакыйга булып,

Яратылган икән безнең Җир йөзе?

Әллә зур шартлау булганмы,

Кирәк булганмы Ходайның көче?

 

Нинди көчләр кирәк булган,

Газ-тузанны Йолдыз итәргә?

Бер-берсеннән ерак урнаштырып,

Буйсындырып, Күккә тезәргә.

 

Кояш туган, якты Ай да,

Аннан, күрәсен, башка Йолдызлар.
Кайсылары  миллион еллар инде,

Җем-җем итеп һаман балкыйлар.

 

Килеп җиткән чират Җир шарына,

Ул да туган Ходай әмереннән.

Шаулап торган диңгез, океаннар

Агып тора аның өстеннән.

 

Бармы икән Җир йөзенең

Кайда булса ахыр чикләре?

Күз алдына китереп булмый шуны,

Шул бит була Дөнья хикмәте.

 

Ни сәбәпле булып Адәм тудырылган,

Шул катлаулы чиксез Дөньяга?

Шунда яшәп, төрле эшләр кылып,

Ходай хозурына тагын кайтарга.

 

 Тузан кадәр бер бөртектән

Әвереләбез  без зинле адәмгә.

Кем тарафыннан аңа Акыл бирелә,

Кемгә тиешбез рәхмәт әйтергә.

 

Ничек аңа бирелә сихерле Җан,

Ана карынында яткан вакытта?

Ә тугачтын, кем соң Сулыш бирә,

Кайтарып  ала – үлем алнында?

 

Кояш гомере миллиард еллар диләр,

Җир шары, Айныкы да шулайдыр.

Кеше гомерен алар белән чагыштырсаң,

Безнең гомер Секунд буладыр.

 

Яшик әле шул кыска Гомерне,

Дөрес итеп, бар җаен табып.

Кабул итсен Ходай бар эшләребезне,

Язсын керергә Җәннәт ишеген ачып.

 

М.Максут. 11 сентябрь 2009.

 

 

 

 

 

Мухамметшин
Максут
Мясумович.